ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 11 майда аязучан болытлы һаваторышы, явым-төшемнәр булмый.
29 апрельдә Лениногорск шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ, «Охтин-Ойл» ЯАҖ ярдәме белән Татарстан һәм Башкортостан республикалары командалары арасында һәвәскәрләр өчен «MASTERS» категориясендә теннис буенча турнир узды.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда 2023 елның 15 маеннан 31 маена кадәр гамәлгә ашыру өчен «Агротуризм» грантларын бирү буенча авыл туризмын үстерү проектларын конкурслы сайлап алу үткәрү максатларында гариза документларын кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
2023 елның 24 маенда Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «Заманча түләү технологияләре һәм бизнесны финанслау инструментлары»темасына Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе вебинары узачак.
6 майда Чистай шәһәрендә 2005-2015 елларда туган егетләр арасында СССР спорт мастеры А. С. Нуруллин истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Лениногорск балалар йортына Роскосмос космонавты килде
Роскосмос космонавтлары отрядының Россия космонавт-сынаучысы, Россиянең 121 нче космонавты Сергей Рыжиков Лениногорск балалар йортына сәфәр белән килде.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Николаевич Рукавишниковның өенә барып, аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле лениногорскилылар!
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, иң җылы, ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.
Аның барышында шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, блокаданы кичергәннәрне һәм башкаларны Мәдәният сарае хезмәткәрләре, 2 нче мәктәпнең яшь гвардиячеләре һәрберсенең яшәгән йортында, өенә кереп якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Жиңүнең 78 еллыгы белән котлады. Чәчәк бәйләме тапшырып, ихлас сүзләрен житкерде.