2023 елның 30 июнендә «Бердәм Рсия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
26 июньдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә
Бүген Лениногорскның үзәк мәйданында шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен тантаналы линейка узды. Бу көнне 258 укучы тулы урта белем турында аттестат алды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 24 июньдә болытлылык үзгәрә.
Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Әлмәттә беренче тапкыр «Татнефть»компаниясе оештырган фиджитал уеннары узачак.
Бу виртуаль һәм реаль дөньялар тоташуындагы мультиспорт турниры. Уенчылар башта компьютерда яки приставкада, ә аннары чын спорт төрләрендә ярышалар. Әгәр командалар цифрлы уенны 3:2 исәбе белән тәмамласалар, бу нәтиҗә белән алар ярышларны чын кырда дәвам итәләр.
22 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хәтер һәм кайгы көнендә алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 23 июне: аязучан болытлы.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, 22 июнь кичендә яшенле яңгыр.
22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә "Активное долголетие" проектында катнашучылар Лениногорск районының "Исток-Башллангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен театральләштерелгән тамаша оештырдылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
22 июньдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Бүген Лениногорскида Геройлар Аллеясында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр халкы катнашты.