22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә "Активное долголетие" проектында катнашучылар Лениногорск районының "Исток-Башллангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен театральләштерелгән тамаша оештырдылар.
Б.Васильевның «А зори здесь тихие» повесте мотивлары буенча куелган спектакль Лениногорск шәһәр район Советының сугыш һәм хезмәт ветераннары актлар залында күрсәтелде. Тамашачылар дулкынланып, күз яшьләре белән сәхнәдә булган хәлләрне күзәттеләр, ә тамашадан соң алган хисләре өчен рәхмәт белдерделәр.