Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида Геройлар Аллеясында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр халкы катнашты.

"Бүген-илебез тарихында иң аянычлы һәм фаҗигале дата, миллионлаган кешенең гомерен өзгән иң рәхимсез һәм канкойгыч сугыш башланган көн. Алар арасында 6 меңнән артык якташыбыз да бар иде. Аларның исемнәре безнең авылларда һәм шәһәрдәге мемориаль һәйкәлләргә уеп язылган, - диде Рәгать Галиәгъзамович.

Митингта катнашучылар алдында шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Анатолий Арсентьевич чыгыш ясады. Ул яшь буынны үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган кешеләрнең батырлыклары турында истәлекләрне кадерләп сакларга чакырды.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митинг Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International