19 июньдә шәһәр урамнарында Халыкара "Әтиләр көне" н уздыру кысаларында «Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар ир-атлар арасында социаль сораштыру үткәрделәр. Сораштыруда 50 әти катнашкан. Әтиләргә балаларны тәрбияләүгә, уртак кызыксынуларга һәм тәрбияләүдәге проблемаларга кагылышлы сораулар бирелде.
Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре хәрби комиссариаты контракт буенча 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге запаста булган, сәламәтлекләре буенча яраклы гражданнарны хезмәткә чакыра.
Бүген Бәкер курорты үзенең 90 еллыгын бәйрәм итә, аның хөрмәтенә шифаханә территориясендә юбилей бәйрәме узды, анда төрле төбәкләрдән 200дән артык кунак катнашты.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 21 июнендә болытлы, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез башлыча -явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.Төньяк - көнбатыш җиле 6 -11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
2023 елның 23 июнендә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлегендә Куйбышев ур., 21 йорт адресы буенча 9.00 сәгатьтә (видеоконференция режимында) ТР Дәүләт Советы депутаты Төхвәтуллин Р. Ч. гражданнарны кабул итәчәк
Лениногорск политехник колледжында үзйөрешле машина белән идарә итәргә өйрәнергә укыдылар.
Шәһәр һәм район халкы, оешмалар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештән, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатыннан, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2023 елның 23 маенда һәм 23 июнь көннәрендә узачак "Соңгы кыңгырау" һәм "Чыгарылыш кичәләре" тантаналы чаралары вакытында барлык милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.
Әлеге карар Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2023 елның 23 маендагы карары белән имзаланды.
«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ абитуриентларны өч юнәлешнең берсе буенча сыйфатлы һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Татарстан Республикасының иң гүзәл почмакларының берсе – Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.
2023 елның 17 июнендә 10 сәгать 49 минутта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГУ ГПС ГПС ПСО 66 ПСЧ 11 часте элемтә пунктына (алга таба 66 ПСЧ) «Глонасс+112» системасы буенча Зәй-Каратай авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
20 июньдә Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.