Әлмәттә беренче тапкыр «Татнефть»компаниясе оештырган фиджитал уеннары узачак.
Бу виртуаль һәм реаль дөньялар тоташуындагы мультиспорт турниры. Уенчылар башта компьютерда яки приставкада, ә аннары чын спорт төрләрендә ярышалар. Әгәр командалар цифрлы уенны 3:2 исәбе белән тәмамласалар, бу нәтиҗә белән алар ярышларны чын кырда дәвам итәләр.
Уеннар хоккей, мини-футбол, стритбол, лазертаг дисциплиналары буенча узачак. Сайлап алу турлары 2023 елның 1-31 июлендә узачак, анда финалистлар билгеләнәчәк. Финал 2023 елның 12 августында уенчылар һәм тамашачылар өчен якты шоу-программа белән узачак.