"Исток-Башлангыч" үзәгендә "Хәтер шәме " Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

22 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хәтер һәм кайгы көнендә алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

Акцияне оештыручы-социаль педагог Зилә Мөдәрисова катнашучыларга «Хәтер шәме» акциясе Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү дип сөйләде.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International