Лениногорскида тантаналы чыгарылыш кичәсе узды

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген Лениногорскның үзәк мәйданында шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен тантаналы линейка узды. Бу көнне 258 укучы тулы урта белем турында аттестат алды.

Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Мәгариф идарәсе башлыгы Вәгиз Санатуллин катнашучыларны уңышлары белән таныштырды. БДИда 100 балл алганнарны билгеләп үтте.

Тантаналы шартларда 38 чыгарылыш укучысына «Укудагы аерым уңышлары өчен»медальләре тапшырылды. Бүләкләүләр концерт номерлары, театральләштерелгән тамаша белән алыштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International