"Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика" дигән темага Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә яңа җитәкчене тәкъдим итүдән башланды. «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы аппараты җитәкчесе итеп Руслан Сәлимҗан улы Минһаҗев билгеләнде.
Лениногорск районында СФР клиентлар хезмәте бердәм пособиегә гариза биргәндә исәп-хисап чорларын искә төшерә.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, төбәк, Россия һәм халыкара базарларда Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен алга таба мавыктыруны стимуллаштыру, Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру максатында республика маркетинг үзәге эшли.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
29 августта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр.
Ел саен оештырылучы бу чара инде унынчы тапкыр үтте. Быел республиканың төрле районнарыннан 47 гаилә хөрмәтләнде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
28 августта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Бүген Лениногорскида республиканың нефть ятмаларын эшкәртүгә 80 ел тулу һәм Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган Яшьләр үзәгендә булды. Үзәк буенча экскурсияне Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина үткәрде. Шулай ук сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов озатып йөрде.
Бүген Лениногорскида "Татнефть" компаниясе акчасына төзелгән "Нефтче" яңа боз сараен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, нефть тармагы вәкилләре катнашты.