Бүген Лениногорскида "Татнефть" компаниясе акчасына төзелгән "Нефтче" яңа боз сараен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, нефть тармагы вәкилләре катнашты.
"Боз сараен ачу — барлык лениногорскилылар һәм актив яшәү рәвешен яратучылар өчен күптән көтелгән бүләк. Ул безнең районның күп кенә балалары өчен спортка тагын бер этәргеч булыр һәм алар спорт белән шөгыльләнә башларлар, бәлки, спорт осталары булырлар, дип ышанам», - диде Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Ул республика җитәкчелегенә, нефтьчеләргә спорт объектын төзүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, төзүчеләрнең һәм бу вакыйгага катнашы булганнарның хезмәтен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында лениногорскилыларны боз сарае ачылуы белән котлады. "Без Лениногорскның ничек үзгәрүен күрәбез. Безнең Боз сарае төзү хыялыбыз бар иде, һәм бүген бу хыял чынга ашты. Лениногорск-Татарстанның - спорт шәһәрләренең берсе", - диде ул.
Яңа Боз сарае Чайковский урамы, 19/5 адресы буенча урнашкан. Ул иң заманча таләпләргә туры килә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле спорт җиһазлары белән җиһазландырылган. Хоккей һәм фигуралы шуу буенча уку-күнекмә дәресләре һәм ярышлардан буш вакытта бозда массакүләм шуу оештыру өчен ясалма бозлы ябык каток бар.
Шулай ук бинада 4 киенү бүлмәсе, кием киптерү, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен универсаль кабиналар һәм башкалар бар.