"Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика" дигән темага Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Конференция эшендә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева катнашты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан конференциядә катнашучылар мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре оештырган күргәзмә белән таныштылар.
Муниципаль районда мәгариф системасын үстерү турында доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Санатуллин чыгыш ясады. Ул Лениногорск педагогларының уңышларына җентекләп тукталды, уку йортларында тәрбия процессының мөһимлеген ассызыклады, алдагы уку елына бурычлар билгеләде.
Яңа уку елы башлану белән җыелганнарны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул шәһәр һәм районның барлык педагогларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева республиканың педагогик берләшмәсе алдына куелган яңа бурычларны әйтеп үтте.
Педагогик конференция укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.