Лениногорскида Совет аппаратының яңа җитәкчесе билгеләнде

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә яңа җитәкчене тәкъдим итүдән башланды. «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы аппараты җитәкчесе итеп Руслан Сәлимҗан улы Минһаҗев билгеләнде.

"Руслан Сәлимҗан улы үзен җаваплы, көчле, нәтиҗәле җитәкче итеп күрсәтте. Лениногорск районы файдасына уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим», - дип билгеләп үтте Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Руслан Минһаҗев ун елдан артык «Теннис Холл» спорт корылмасы директоры булып, 5 елдан артык Лениногорск районының яшьләр сәясәте буенча эшләде. Күп кенә дәүләт һәм муниципаль бүләкләре бар.

Рәгать Хөсәенов төрле юнәлешләр җитәкчеләренең докладларын тыңлады һәм муниципалитет эшчәнлегендә беренчел игътибар бирергә кирәк булган бурычларны билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International