Лениногорскида республиканың нефть ятмаларын эшкәртүгә 80 ел тулу һәм Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу уңаеннан чаралар уза

2023 елның 26 августы, шимбә

Бүген Лениногорскида республиканың нефть ятмаларын эшкәртүгә 80 ел тулу һәм Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада шулай ук ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин, Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында алар Шөгер авылында булдылар, республиканың нефть сәнәгате ветераннары белән очраштылар, 1 нче скважина стеласына чәчәкләр салдылар. 

Визит кысаларында Татарстан Рәисенең яңа «Нефтче» боз сараен ачу тантанасында катнашуы, «Яшьләр үзәгендә» булды, «Мэхэббэт» һәм «Яшьлек»шәһәр паркларын төзекләндерү барышы белән танышты.

"Юность" стадионында Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар республиканың нефть ятмаларын эшкәртүгә 80 ел тулуга һәм Ромашкин ятмасын ачуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

Чара театральләштерелгән пролог белән ачылды, анда төбәкнең нефть сәнәгате барлыкка килү тарихы күрсәтелде.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә, тармак ветераннарына, шәһәр халкына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, нефть компанияләренең хезмәт коллективларына һәм барлык нефтьчеләргә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысын да бәйрәм белән котлады, яңа һөнәри уңышлар теләде һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Нәкъ менә Шөгер төбәгенә Татарстан нефтенең бишеге булырга насыйп булды!- диде үз чыгышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Без һәрвакыт нефть сәнәгатен һәм районыбызны үстерүгә өлеш керткәннәрнең исемнәрен истә тотачакбыз. Безнең районның бай тәҗрибәгә таянып, үз потенциалын кулланып, алга таба да үсәчәгенә һәм чәчәк атачагына ышанам, дип ассызыклады ул.

Бәйрәм «Казан егетләре» вокаль төркеме, «Алтын барс» премиясе лауреаты Рамил Галимҗанов һәм Мәскәүдән Александр Головин чыгышлары белән дәвам итте.

Кич белән Jamberry, ILNAT кавер-төркеме һәм Idris & Leos музыкаль дуэты чыгышы була.

Бәйрәм салюты 21.00 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International