ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

25 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан Туктар - Урдаласы авылында «Белем иленә сәяхәт» күңел ачу-уен программасы үткәрелде, анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм авыл халкы катнашты.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 26 августта аязучан болытлы.Төнлә башлыча явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр.

Лениногорск районында СФР клиентлар хезмәте бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең эшкә сәләтле әгъзаларының керемнәре яки аларның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиешлеген искәртә.

Татарстанда 24 августта 500 мең сумга кадәр грантларга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшкуарларга финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Муниципаль, шәһәрләр арасындагы һәм өлкәләр арасындагы маршрутлар буенча пассажирлар ташу хезмәтләрен күрсәтүче "Спутник" ҖЧҖ, билгеләнгән расписание буенча барлык рейсларны башкару өчен, Д категориясендәге ун йөртүчегә мохтаҗ. Эшкә урнашу вакытында ташламалар: түләүсез медицина тикшерүе, айга 2 тапкыр үз вакытында хезмәт хакы түләү, машина йөртүченең тулы күләмдә сменаара ялы, айга 50 мең сумнан хезмәт хакы, тулы социаль пакет.

Интернет челтәре аша алдауның киң таралган ысулларының берсе булып социаль челтәрдәге аккаунтны (шул исәптән мессенджерларны) взломать итү һәм аннан соң акча җыю, кагыйдә буларак, билгеле бер сумманы биреп тору сылтавы булып кала. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча полиция хезмәткәре вазифасын үтәргә сәләтле  яшь кешеләрне эшкә чакыра.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясе ел саен уза. Акция күпбалалалы, аз тәэмин ителгән гаиләдән булган балаларны шатландыра. Мәктәпкә беренче сыйныфка барыр алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельле булалар.

23 августта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Мосолова социаль хезмәтләр алучылар белән «Чуаш әкиятләре дөньясында» дигән чара үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Россиянең төрле регионнарыннан 24 студент медицина хезмәткәрләре буларак, практик адымнарын Лениногорск медицина учреждениеләрендә уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International