ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 30 сентябрендә көндез: алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән урыны белән -1 гә кадәр салкыннар көтелә

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык Татарстан беренчелеге узды. Ярышлар атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Александр Звягинцев һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелде.

Шимбә көнне, 3 октябрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Лениногорскида эчке эшләр бүлегендә яңа начальникны тәкъдим иттеләр. Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин әлеге урынга полиция подполковнигы Олим Отакуловны билгеләнүе турында хәбәр итте.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

25 сентябрьдә Яшьләр үзәгеннән сукбай хайваннар өчен азык җыю буенча акция тәмамланды. Этләр һәм мәчеләр өчен азык "Тугры дус"волонтерларына тапшырылды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 29 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән урыны белән -2 гә кадәр салкыннар көтелә

5 октябрь 2020 ел 12.00 сәгатьтә. Казанда Өлкәннәр декадасына багышланган «Балкыш» («Сияние») ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивале лауреатларының гала-концерты узачак.

Шимбә көнне, 2020 елның 26 сентябрендә, Лениногорск нефть техникумы студентлары "Татарча диктант" масштаблы чарасында катнаштылар. 1 һәм 2 курсларда белем алучы 70тән артык укучы диктант язды һәм хәзер нәтиҗәләр көтә. Сертификатлар сайтында: https://www кdiktant.tatar/ урнаштырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International