ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

​​ ✔ Балалар уен үзәкләрен ачу
Эшмәкәргә ачу турында Роспотребнадзорны кисәтергә, шулай ук бер үк вакытта бинада булырга мөмкин булган затлар саны буенча чикләүләрне теркәргә кирәк булачак.

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу хактагы карар 1990 елның декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителде. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр-безнең әби-бабайларыбыз игътибар үзәгендә.

Хөрмәтле олы буын вәкилләре, кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан авыл җирлеге башлыгы Сәрия Салахова, китапханәче Резедә Хуҗина һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шиһапова 70 яшьтән өлкәнрәкләр өчен азык-төлек җыелмалары бүләк иттеләр. Кирлегәч авылында алар 60лап кеше.

2020 елның 2 октябрендә җирле үзидарә органнары һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре барышында электр сиреналары һәм сигналларны бирү белән элемтә һәм гражданнар оборонасына хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерәчәкләр.

2020 нче елның 29 нчы сентябре көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкына көзнең яңгырлар һәм салкын көннәр генә  түгел, илһам, шигърият, матурлык булуын да  искәртергә булдылар.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) турында нигезләмә нигезендә, Дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәп) йогынты ясавын 2020 елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый хәленә анализ ясый.

2020 елның 5 сентябреннән 9 октябренә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе Рәисенең Региональ һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе «Бердәм РОССИЯ» фракциясе депутатларын, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә башкарма һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен җәлеп итеп, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган социаль-хокукый мәсьәләләр буенча өлкән буын гражданнарын кабул итү атнасын дистанцион режимда үткәрәчәк.

2020 елның 2 октябрендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелә.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 октябрендә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт адресы буенча урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International