3 октябрьдә Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Шимбә көнне, 3 октябрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Шәһәр халкына һәм кунакларына эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Теләгән кеше  кош,  сыер, дуңгыз, сарык ите, балык, йомырка, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, шулай ук бодай, арпа, арыш, солы  сатып ала алачак.

Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.

Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак, ул 9.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International