25 сентябрьдә Яшьләр үзәгеннән сукбай хайваннар өчен азык җыю буенча акция тәмамланды. Этләр һәм мәчеләр өчен азык "Тугры дус"волонтерларына тапшырылды.
Волонтерлар карамагында бик күп эт һәм мәчеләр, аларга даими карау таләп ителә. Көнгә этләрне тоту өчен генә дә 20 килограммга якын азык китә. Моннан тыш, волонтерлар хайваннарны дәвалау белән шөгыльләнә, шулай ук яңа килгәннәрне стерильләштерү дә уздыырла.
Акциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!