Лениногорскида эчке эшләр бүлегендә яңа начальникны тәкъдим иттеләр. Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин әлеге урынга полиция подполковнигы Олим Отакуловны билгеләнүе турында хәбәр итте.
Артем Хохорин әйтүенчә, подполковник Отакулов хезмәте дәврендә үзен һөнәри яктан оста итеп таныткан. Ул моңа кадәр эчке эшләр бүлегендә бүлек начальнигы урынбасары иде.
Олим Облакулович Отакулов - Самаркандта туган. Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтын һәм Россия эчке эшләр министрлыгы идарә Академиясен тәмамлаган.
Зәй, Әлмәт эчке эшләр бүлегендә эшләгән. Соңгы эш урыны - Лениногорск эчке эшләр бүлегендә иде.
Өйләнгән, кыз һәм ул тәрбияли.