Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Лениногорскида «Мәңгелек ут»мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәәкрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Лениногорск шәһәре эшмәкәрләрен видеоконференция режимында бергәләп кабул иттеләр.
Балачак унъеллыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «ZOOM» мобиль кушымтасы ярдәмендә «Минем гаиләм гербы»темасына онлайн дәрес үткәрде. Анда 29 балигъ булмаган бала катнашты. Дәреснең максаты: балаларда гаилә традицияләренә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру, туганнарына һәм якыннарына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20 ° га кадәр. Аномаль салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.
Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Харисова Рәшидә Әюп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шимбә көнне, 12 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Бүгенге көндә пенсия фонды өч актив хезмәт күрсәтә:
-ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү;
-бу елның 15 июленнән туган балаларга СНИЛС рәсмиләштерү;
-инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләү билгеләү (ЕДВ).
"Иминиятләштерелмәгән чорлар" - кеше тормышының социаль әһәмияткә ия чорлары, чакыру буенча хәрби хезмәт узу, яшь ярымга кадәр балаларны карау чорлары (ләкин 6 елдан да артык түгел), эшкә сәләтсез гражданнар: I төркем инвалид, инвалид бала, 80 яшькә җиткән затлар).
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча агымдагы елда Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең (алга таба – Иҗтимагый вәкилләр) иҗтимагый вәкилләре институты оештырылды.