ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

10 декабрьдә «Юность» спорт комплексы базасында шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм уку йортлары арасында шәһәр Спартакиадасы – 2020 исәбенә бадминтон буенча Беренчелек үтте.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджет мәсьәләләрен карады.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул 14 декабргә кадәр сакланачак.

5 һәм 6 декабрьдә Казанда «Әкият» курчак театрының концерт залы сәхнәсендә «Бие, Казан» Бөтенроссия хореография фестиваль-конкурсы узды, анда «Астра» хореография коллективы катнашты. 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә  игътибарсыз калдырмагыз!

4 декабрьдә Казанда коррупциягә каршы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 17 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге Лениногорск шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

 9нчы декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Лямова Оксана тарафыннан «Җылы сүз белән җанны җылытыйк» исемле аралашу сәгате үткәрелде.  Чараның максаты: гаиләләргә мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашу аша социаль адаптацияне формалаштыруда ярдәм итү, коммуникатив күнекмәләр формалаштыру һәм үзенчәлекле балалы гаиләләрнең изоляцияләнүен җиңү. Чарада үзенчәлекле балалары булган 2 гаилә катнашты.

2020 елның 11 декабрендә 8.15 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советлары депутатларының уртак сессиясе була.

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International