Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев видеоконференция режимында Лениногорск шәһәре эшмәәкрләрен кабул иттеләр

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәәкрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Лениногорск шәһәре эшмәкәрләрен видеоконференция режимында бергәләп кабул иттеләр.

Шәһәр прокуратурасы бинасында узган кабул итүгә 5 эшмәкәр язылган иде. Аларның сораулары ташламалы кредит бирү өлешендә эшмәәкрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибенә, санитар-эпидемиологик таләпләр, кече эшмәкәрлек өчен патент салымын куллану һ. б. кагылышлы иде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Дәүләт структуралары тарафыннан бизнеска практик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сорауларның бер өлеше аерым контрольгә алынды.

Эшмәкәрләрдән язмача шикаятьләр һәм гаризалар килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International