ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20 ° га кадәр. Аномаль салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.
Алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -14..-17, аязган вакытта -20. Көндез максималь һава температурасы -8..-11˚.
Юлларда бозлавык.