Шимбә көнне, 12 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Теләгән кешеләр кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, балык, йомырка, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, шулай ук бодай, арпа, арыш, солы арзан бәягә сатып ала алачак.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак.
Барыгызны да сатып алырга чакырабыз!