Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Рәшидә Харисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Харисова Рәшидә Әюп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Ул Шөгер авылында 1930 елның 7 декабрендә күп балалы гаиләдә туа. Биш баладан ул иң кечкенәсе була.  Сугыш елларында ул өлкәннәр белән бергә колхозда эшли. Сугыштан соң тагын да кыенрак туры килә – бөтен көчләрне җимерелгән илне торгызу өчен туплыйлар.  Рәшидә Әюп кызы күп еллар нефтьчеләрдә оператор булып эшли,  шуннан лаеклы ялга китә.


Бүгенге көндә ул ике баласы һәм 3 оныгы кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тогеп яши. Аның турында туган предприятиенең ветераннар советы да онытмый.


«Лениногорскнефть» идарәсенең Ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев юбилярны туган көне белән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук аңа РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International