Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Лениногорскида «Мәңгелек ут»мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Тантаналы чарада Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев катнашты.
1917 елга кадәр 9 декабрьдә Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме билгеләп үтелә. Ә 2007 елдан ул тарихка Ватан Геройлары көне буларак кереп калды. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
СССР һәм Россия Геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.