ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 5 гыйнварында Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексында 18 яшькә кадәрге (2004-2005 елгы) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча 2021 елда Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 13 шәһәреннән-Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Азнакай, Чистай, Байлар Сабасы, Баулы һәм Лениногорск шәһәрләреннән 100 иң көчле көрәшче катнашты. 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлык категорияләрендә Илюхин Егор, Шершнев Федор җиңүчеләр булдылар. Беренчелекнең көмеш призеры Дәүләтшин Артем булды. Низамов Айдар, Сәлимов Илшат, Маркин Кирилл өченче призер булдылар.

2021 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре (картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча) 6,3% ка арткан.

2021 елның 11гыйнвардан 12 гыйнварга каршы төндә  Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән ике мең кубометрдан артык (150 үзбушаткыч) кар чыгарылды. Карны чыгару Степная, Вахитов, Моряков урамнары буенча башкарылды. Бу эш дәвам итәчәк.

Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүнең төбәк атнасы старт алды. Кабул итүләр онлайн режимда узачак.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Кышкы каникулда нәни балаларга һәм өлкәннәргә күңелсезләнергә туры килмәде. Төрле хезмәтләр, шул исәптән шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре тарафыннан күп кенә күңел ачу чаралары оештырылды. Расланган график буенча шәһәрнең унөч микрорайонында территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештырган ишегалды чыршылары узды.

12 гыйнварда Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Бүген, 11 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә шәһәр урамнарыннан кар чистартылачак.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистартканда,  автомобильләрегезне юл буйларында калдырмавыгызны сорыйбыз.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 12 гынварында төнлә һәм иртән урыны белән  томан көтелә.

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша узган 2021 елның беренче атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2020 елның 1 ноябреннән Россия Федерациясендә шиналарны һәм автомобиль покрышкаларын мәҗбүри маркировкалау кертелде. Шиналарны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Шиналарны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм шиннарга карата идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингы дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында»2009 елның 31 декабрендәге 1958 номерлы карары белән расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International