Лениногорскида узган төндә ике мең кубометрдан артык кар чыгарылды

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 11гыйнвардан 12 гыйнварга каршы төндә  Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән ике мең кубометрдан артык (150 үзбушаткыч) кар чыгарылды. Карны чыгару Степная, Вахитов, Моряков урамнары буенча башкарылды. Бу эш дәвам итәчәк.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистартканда, автомобильләрегезне юл буйларында калдырмавыгызны сорыйбыз.

Шәһәр урамнарын һәм ишегалды территорияләрен чистарту буенча гаризалар Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына телефон аша кабул ителә: 8(85595) 5-06-12, 8 (85595) 5-14-48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International