Грек-рим көрәше

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 5 гыйнварында Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексында 18 яшькә кадәрге (2004-2005 елгы) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча 2021 елда Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 13 шәһәреннән-Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Азнакай, Чистай, Байлар Сабасы, Баулы һәм Лениногорск шәһәрләреннән 100 иң көчле көрәшче катнашты. 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлык категорияләрендә Илюхин Егор, Шершнев Федор җиңүчеләр булдылар. Беренчелекнең көмеш призеры Дәүләтшин Артем булды. Низамов Айдар, Сәлимов Илшат, Маркин Кирилл өченче призер булдылар.

Илюхин Егор, Дәүләтшин Артем, Низамов Айдар Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керделәр һәм 2021 елның 27-29 гыйнварында Киров шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясаячак.

Аларга уңышлы чыгышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International