ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елда ана (гаилә) капиталы 3,7% ка артты һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган беренче бала өчен 483 881,83 сум тәшкил итте.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры «Әтиләр советы»иҗтимагый оешмасы эше мәсьәләсе буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәдәният, Мәгариф һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальниклары катнашты. Шулай ук «Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Гаврилов (ул 4 нче мәктәп директоры) һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнашты.

2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2020 ел, № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Яңа ел каникуллары чорында уздырылган бәйрәм чараларына йомгак ясады. 1,2,4,6,8,9,10,13 номерлы ТОСларның уңай тәҗрибәсе билгеләп үтелде.

13 гыйнварда Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан,көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә.

8-9 гыйнвар көннәрендә Әлмәттә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә  районның авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды.

Кыш-юл һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен җитди сынау чоры. Машиналар йөрү өлешен, тротуарларны һәм ишегалларын кардан чистартудан тыш, алар җәяүлеләрнең, шулай ук транспорт чараларының куркынычсыз хәрәкәте өчен шартлар тудырырга тиеш.

Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә традицияләре» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, гаиләдә игелек һәм дуслык атмосферасын булдыруга, шәхеснең уңай әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International