Кышкы каникулда нәни балаларга һәм өлкәннәргә күңелсезләнергә туры килмәде. Төрле хезмәтләр, шул исәптән шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре тарафыннан күп кенә күңел ачу чаралары оештырылды. Расланган график буенча шәһәрнең унөч микрорайонында территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештырган ишегалды чыршылары узды.
Чыршыларны ишегалларында хезмәт күрсәтүче оешмалар урнаштырдылар, бизәргә битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. «Арго» ҖЧҖ һәм 10 нчы ТОС, «Идал» ҖЧҖ һәм 4 нче ТОС, «Жилищник» ҖЧҖ һәм 9 нчы ТОС Яңа ел шәһәрчеген бизәүгә иҗат һәм фантазия белән якын килделәр. Биредә кар сыннары төзелде һәм шугалаклар куелды. Шуңа күрә «Яңа ел бизәкләре» муниципаль конкурсында «Арго» ҖЧҖ «Яңа ел бизәкләре» номинациясендә – I, ә 9нчы ТОС III урынны алды.
Барлык ишегалларында да Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашалары оештырылды. Балалар Кыш бабайга үзләренең әзерләнгән шигырьләрен сөйләделәр. Кул эшләре һәм рәсемнәр конкурсы 13 нче ТОС укучылары өчен оештырылды. Яңа ел костюмнары конкурсы 1 нче һәм 3 нче ТОСларда узды.
Ә 7нче һәм 11нче ТОСларда балалар Яңа ел турында җырлар башкардылар. Бәйрәмдә катнашкан һәркем яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды.
Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 300 дән артык бала татлы бүләкләр һәм призлар-спорт ярышларында һәм хәрәкәтле уеннарда катнашкан өчен сувенирлар алды.