2021 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,3% ка индексацияләнде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре (картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча) 6,3% ка арткан.

Бер үк вакытта пенсия коэффициенты һәм фиксацияләнгән түләү бәясе дә үзгәрде. Гыйнвар аенда коэфффициент бәясе 93 сумнан 98,86 сумга кадәр артты, беркетелгән түләү күләме – 5686,25 сумнан 6 044,48 сумга кадәр.

Индексацияләнгән күләмдә пенсияне эшләмәүче гражданнар гына алды:  эшләүче пенсионерларга гадәти күләмдә түләнде. Эш чорында урын алган барлык арттыруларны исәпкә алып, гражданнар эштән азат ителгәннән соң пенсия ала башлаячак. Шул ук вакытта пенсиянең индексацияләнгән күләме эштән китү аеннан соң килгән айның 1нче числосыннан, ә кеше чынлыкта эшләмәгән айлар өчен аңа өстәмә түләячәкләр.

Пенсиягә төбәк өстәмәсе алучы эшләмәүче пенсионерлар өчен индексация үткәрүнең махсус механизмы гамәлдә. Башта пенсияне һәм башка түләүләрне үз эченә алган пенсионерның керемнәре төбәктәге пенсионерның яшәү минимумына кадәр (ТРда бу 8 423 сум) социаль өстәмә белән җиткерелә, ә аннан соң бу суммага агымдагы елны индексацияләү нәтиҗәләре буенча өстәмә билгеләнә. Шулай итеп, индексация тиешле эшләмәүче пенсионерларның барысы да гыйнвар аенда пенсияне арттыру гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International