Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша узган 2021 елның беренче атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм мошенникларның һәм телефон җинаятьчеләренең хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакыра. Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.
Аннары җитәкчеләр яңа ел каникулларының соңгы 10 көнендә булган хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә. Лениногорск районы территориясендә битлек режимын һәм җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга кирәк.
2. Торакларда янгыннарны кисәтү буенча халык арасында профилактик эшне активлаштырырга, янгын куркынычсызлыгы үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә.
3. Шәһәр һәм районның барлык урам һәм тротуарларны, КФЙ түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча контрольне көчәйтергә.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов коллегаларын республика министрлыклары һәм ведомстволары белән районны халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук Лениногорск муниципаль районында милли проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән барлык дәүләт һәм федераль программаларга кертү буенча активрак эшләргә чакырды.