Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия дип искәртә. Шунысы мөһим: гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкырга артык булырга тиеш түгел.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Бүген хакимият бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Шәһәр халкыннан 5 мөрәҗәгать каралды.
26 июль көнне «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати чара үткәрде. Чараның максаты: катнашучыларга 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиеләр алу тәртибе турында мәгълүмат бирү.
«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ булышлыгы белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча һәм 2018-2019 уку елыннан милли-педагогик кадрлар формалаштыру максатларында Казан федераль университетында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре өчен би - һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү буенча югары белем бирү программалары гамәлгә ашырыла.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 6 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе –Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Бүген, 27 июльдә, Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.
Укучыларыбызның сорауларына без Лениногорск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Айгөл Исламовадан җавап бирүен сорадык. Ул ассызыклаганча, Россия Пенсия фондының ТР буенча территориаль органнары булачак пенсионерлар белән шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу белешмәләре буенча пенсияне вакытында һәм дөрес итеп билгеләү өчен алдан эш алып баралар. Бу эш нәтиҗәсендә пенсияне кыска вакыт эчендә һәм максималь отышлы күләмдә билгеләү өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасында гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматлар ачыклана.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 27 июлендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә, яшен булырга мөмкин.