«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ булышлыгы белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе.
2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2021 елның 6 августында 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак. Дәресне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле үткәрә
Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк. Төркемгә керүгә чакыру:https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx