Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия дип искәртә. Шунысы мөһим: гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкырга артык булырга тиеш түгел.
Түләү ала башлау өчен, шәхсән яки электрон гариза бирергә кирәк. Моны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, йә КФҮтә, йә ПФР сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә эшләргә мөмкин. Түләү өчен бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать туган көннән соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырылса, түләү баланың туган көненнән билгеләнә. Шул ук вакытта бала туган айлар өчен айлык түләүләр суммасы мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр саналачак һәм ана счетына күчереләчәк. Әгәр гариза 6 айдан соң бирелә икән, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк.