Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген хакимият бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Шәһәр халкыннан 5 мөрәҗәгать каралды.

Гражданнар җир участогы чикләрен бүлү, ишегалды территориясен төзекләндерү, Лениногорск шәһәрендә спортны үстерү һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Кайбер мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге юнәлешне алып баручы урынбасарларны чакырды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да аңлатмалар һәм вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск муниципаль районы башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү һәр атнаның сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлап, алдан язылу 8 (85595) 5-06-52 телефоны буенча башкарыла. Шулай ук сишәмбе көнне шәһәр һәм район Советлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International