26 июль көнне «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати чара үткәрде. Чараның максаты: катнашучыларга 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиеләр алу тәртибе турында мәгълүмат бирү.
Катнашучылар 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген, ташламалар һәм законнарда каралган түләү төрләре турында белделәр.
Чарада 5 кеше катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.