ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова Лениногорск муниципаль районы халкын кабул иттеләр. Чара «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды.

1 гыйнвардан Россия Федераль салым хезмәтенә юридик затлар (ышанычнамәсез юридик зат исеменнән эш итәргә хокуклы затлар), шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар өчен квалификацияле электрон имза чыгару буенча функцияләр йөкләнә.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 7 сентябрендә иртән һәм көндез: аязучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә.

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 9 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге Эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм «Игелек. #БЕЗБЕРГӘ фестивале» концепциясен тормышка ашыру кысаларында 1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр «Игелекле атна» акциясе үткәрелә. Традиция буенча акциягә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә кушылды.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. 

3 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Юбилейный» паркында Көзге игелек атнасы кысаларында «Аек булу бик шәп»дип исемләнгән флешмоб үткәрде.

3 нче сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары белән берлектә «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне»дигән акция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International