Лениногорскида «Аек булу шәп» дигән флэшмоб узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Юбилейный» паркында Көзге игелек атнасы кысаларында «Аек булу бик шәп»дип исемләнгән флешмоб үткәрде.

Социаль педагог Елена Гыйзитдинова җитәкчелегендә һәм ритмик музыка белән бергә, яңгырлы һава торышына карамастан, очрашуда катнашучылар тән һәм рухны ныгыту өчен физик күнегүләр ясадылар.

Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкның игътибарын эчкечелек проблемасына һәм аңа бәйле тискәре күренешләргә җәлеп итү максатыннан оештырылды. Чара ахырында катнашучылар «Аек булу модада» дигән буклетлар алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International