«Исток-Башлангыч» үзәге «Игелекле атна» акциясенә кушылды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм «Игелек. #БЕЗБЕРГӘ фестивале» концепциясен тормышка ашыру кысаларында 1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр «Игелекле атна» акциясе үткәрелә. Традиция буенча акциягә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә кушылды.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшли башлады. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә гражданнар йортларында җыештыру буенча чаралар үткәрделәр. «Чисталык һәр йортка» акциясе кысаларында 86 социаль хезмәт алучыга бушлай социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International