Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова Лениногорск муниципаль районы халкын кабул иттеләр. Чара «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды.
Чара кысаларында 11 кеше тормышның төрле якларына кагылышлы социаль-хокукый мәсьәләләрне хәл итү өчен консультацияләр һәм рекомендацияләр алды.
Халык белән очрашудан соң Юлия Абдреева «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Республика матди ярдәм үзәгенең 26 нчы филиалы, Лениногорск картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Озын гомер» социаль ярдәм үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының хезмәт коллективлары белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.