3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.
Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана.
«Логос» үзәге белгечләре яшьләр белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан «Тормыш тамчысы» дигән акция оештырганнар.
Яшь кешеләр шәһәр халкына буклетлар тараттылар, террорчылар кулыннан һәлак булучыларны искә алырга һәм әлеге проблемага игътибар итәргә өндәделәр.
Аннан соң, «Логос» үзәгендә плакатлар конкурсы узды, анда балалар рәсемнәрдә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча үзләренең гражданлык позициясен күрсәттеләр, тирә-юньдәгеләрне уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәделәр.