Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

"Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ директоры җылыту сезоны турында сөйләде. Күп фатирлы йортлар ягу сезонына 98% ка әзер, агымдагы атнада әзерлек тәмамланачак.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Лениногорск районында янгынга каршы вәзгыятьне контрольдә тотуны көчәйтергә;

2. "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру;

3. Битлек режимын үтәүне контрольдә тоту;

4. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;

5. Җылыту сезоны буенча эшләрне тәмамлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International