3 нче сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары белән берлектә «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне»дигән акция уздырды.
Шәһәрнең үзәк мәйданында волонтерлар 2004 елда Бесланда һәлак булганнар истәлегенә ак шарлар тараттылар. Шулай ук әлеге акция терроризмның көчләрен берләштереп генә җиңеп булуын искә төшерүгә юнәлтелгән иде.