Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Томан машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлык тудыра, шуңа аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәгез.
Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатларында икенче тиешле сораштыру үткәрүгә керешә.
Волга-IT`XXI» цифрлы олимпиадасы Россиянең 16-23 яшьләрдәге барлык төбәкләреннән мең ярымнан артык катнашучыны берләштерә. Ярышлар кысаларында һәр катнашучы үз белемнәрен тугыз дисциплинаның берсендә тикшерә ала: автоматлаштырылган тест, веб-дизайн, веб-эшләнмә, интернет-маркетинг, гамәли программалаштыру, 1С телендә программалаштыру, JavaScript, системалы программалаштыру, телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык. Биремнәр халыкара дәрәҗәдәге IT-компанияләр тарафыннан җитештерү бурычлары нигезендә эшләнгән.
Һәр пәнҗешәмбе 15:30 (Мәскәү вакыты буенча) bp.zakazrf.ru сайтында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы "Биржа мәйданчыгы" Агрегаторында эшләү практикасы» темасына бушлай вебинарлар уздыра.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Хөрмәтле лениногорскилылар, 4 ноябрь көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Үз продукцияләрен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.
«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Адаптация» дигән тренинг дәресе узды.
Мич ягып җылытыла торган йортларда һәм мунчаларда барлык янгыннарның 50%ы мич, торбалар һәм җылытылмаган ягулык аркасында килеп чыга. Бәла булмасын өчен, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
28 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Без – туган тел дуслары» дигән викторина үткәрде. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 1 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.