Россия банкы кредит-финанс өлкәсе оешмалары күрсәтә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән халыкның канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү буенча сораштыру үткәрә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатларында икенче тиешле сораштыру үткәрүгә керешә.

Халыкның һәм юридик затларның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгатьлеге турында беренче сораштыру 2021 елның февралендә үткәрелгән иде. Анда 290 меңнән артык физик зат һәм бөтен ил буенча 31 меңнән артык юридик зат катнашты.

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел - Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлегеннән элемтә өчен: иминлек бүлегенең әйдәп баручы инженеры Фесина Александр Андреевич, куркынычсызлык бүлегенең 1 категорияле инженеры Мостафин Азат Габдрәшит улы (тел.: 235-05-64).

Сораштыруны сез сылтама буенча уза аласыз:http://www.cbr.ru/information_security/anketa/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International