Җылыту сезоны вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Мич ягып җылытыла торган йортларда һәм мунчаларда барлык янгыннарның 50%ы мич, торбалар һәм җылытылмаган ягулык аркасында килеп чыга. Бәла булмасын өчен, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне, котельныйларны, җылылык генераторларын һәм калорифер җайланмаларын, башка җылыту приборларын һәм системаларын тикшерергә кирәк. Төзек булмаган мичләрне һәм башка җылыту приборларын файдаланмагыз - бу фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

Исегездә тотыгыз, төтен юлларын һәм мичләрне башланыр алдыннан гына түгел, ә бөтен җылыту сезоны дәвамында да чистартырга кирәк.

Мич якканда тыела:

- мичне ягып, караучысыз калдыру, шулай ук аларны кече яшьтәге балаларга күзәтүне йөкләү;

- мичләрне кабызу өчен бензин, керосин, дизель ягулыгын һәм башка җиңел ялкынсынучы һәм ягулык сыекчаларын куллану;

-әлеге һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, күңелсезлекләр сезне читләтеп үтәр. 

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International