"Эшлекле дүшәмбе" бүләкләүдән башланды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше  бүләкләр тапшыру белән башланып китте: «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Шалдаева Лениногорск районы Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, эшендә югары профессионализмы өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан «Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш үзәге» АҖ директоры Фәрит Фәрхетдинов Лениногорск районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте,  шәһәр һәм  районны төзекләндерүгә керткән шәхси өлеше өчен «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров бүләкләнде.

Аннары узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Халыкны вакцинацияләү һәм Министрлар Кабинеты карарын үтәү буенча эшне дәвам итәргә;

2. Шәһәрне җыештыру: ботакларны кисү, яфракларны җыештыру, кышкы чорга әзерлек;

3. Мошенниклык гамәлләре буенча халыкка мәгълүмат бирү эшне активлаштырырга;

4. Лениногорск районында халык санын алуны дәвам итәргә;

5. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International