4 ноябрьдә Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, 4 ноябрь көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Шәһәр халкына һәм кунакларына авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Үз продукцияләрен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.

Теләүчеләр яшелчә, ит, бал, йомырка, сөт һәм кулинария продукциясе, ашлык сатып ала алачаклар.

Ярминкә кунаклары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган мәдәни программа оештырылачак.

Башлана 8.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International